Яшел киләчәк өчен: Актаныш урманчылары табигатьне саклау эшендә
Югары Богады авылы питомнигында бүген чын мәгънәсендә кызу эш кайный. Табигатьне саклау, урманнарны арттыру юнәлешендә эшләүче урманчылар һәм аларның ярдәмчеләре язгы сезонга ныклы әзерлек алып бара. Биредә тирәк үсентеләре әзерләү, яңа агачлар утырту өчен нигез салу эшләре оештырылган.
Питомник җитәкчесе Альберт Гардиханов җитәкчелегендә егермеләп ир-егет урманнар мәйданын киңәйтү максатыннан черенки әзерли. Бүгенге көндә тирәк ботаклары киселеп, махсус шартларда саклау өчен кар өемнәренә урнаштырыла. Бу ысул үсентеләрне язгы утыртуга кадәр сыйфатлы итеп сакларга мөмкинлек бирә.
— Без язгы урман эшләренә алдан ук әзерләнә башлыйбыз. Хәзерге вакытта 20 сутый мәйданда тирәк черенкилары әзерлибез. Аларны тиешле шартларда саклап, утырту вакыты җиткәч кулланачакбыз, — ди Альберт Гардиханов.
Быел Актаныш районында урман утырту эшләре шактый күләмле планлаштырыла. Богады җирлегендә — 8,9 гектар, Байсар авылында — 4 гектар, Тыңламаста — 4 гектар, Яңа Әлемдә — 3 гектар мәйданда агач утыртылачак. Гомумән алганда, 20 гектардан артык яңа урман барлыкка киләчәк. Моннан тыш, алдагы елларда утыртылган үсентеләрне тулыландыру максатыннан тагын 49 гектарда өстәмә эшләр башкару каралган.
Апрель урталары урманчылар өчен иң җаваплы һәм шул ук вакытта иң нәтиҗәле чор. Шәрип урманы мастеры Расих абый әйтүенчә, үсентеләрне алдан әзерләү үзен аклый.
— Ел да шушы вакытта без тирәк черенкилары ясап куябыз. Ул безнең запас фонд кебек хезмәт итә. Кирәк вакытта ул өстәмә утырту өчен бик ярап куя, — ди ул.
Урманчылар тирәк ботакларын кисеп, алардан махсус черенкилар әзерли. Бу эш күп вакыт таләп итми — бер-ике көн эчендә үк әзерләп бетерәләр. 5 бөресен калдырып әзерләнгән черенкиларны бергә төргәкләп кар базына салалар, кирәк вакытта алып билгеләнгән участокка утырталар, һәм алардан киләчәктә яңа агачлар үсеп чыга.
Урман утырту эшләрендә яшьләр дә актив катнаша. Аеруча кадет мәктәбе укучылары урманчыларга зур ярдәм күрсәтә. Аларның катнашуы эшне тизләтә генә түгел, ә табигатькә сак караш тәрбияләүдә дә мөһим роль уйный.
Питомникта төрле агач үсентеләре үстерелә. Биредә ике еллык имән үсентеләре, нарат, чыршы түтәлләре әллә каян чисталыгы, пөхтәлеге белән күзгә ташлана. Белгечләр утырту өчен кирәкле үсентеләрне тулысынча үз көчләре белән әзерли.
Үсентеләрне төрле авырулардан саклау да игътибар үзәгендә. Мәсәлән, нарат агачларында киң таралган шютте авыруына каршы профилактик чаралар үткәрелә. Һава шартлары уңай булганда, бу эшләр тагын да активлашачак.
Өмәдә дүрт мастер һәм төрле авыллардан килгән эшчеләр катнаша. Алар бергәләп табигатьне саклау, урманнарны арттыру кебек мөһим эшкә үз өлешләрен кертә.
Урманчыларның тырыш хезмәте — ул киләчәк буыннар өчен яшел мирас булдыру. Табигатькә сак караш, урманнарны яңарту һәм арттыру — экологияне саклауның төп юнәлешләренең берсе. Актаныш урманчыларының хезмәте моңа ачык дәлил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев