Кадетлар — урманчыларның ышанычлы ярдәмчеләре
Экология

Кадетлар — урманчыларның ышанычлы ярдәмчеләре

Агач утырту, яшь үсентеләрне тәрбияләү һәм табигатьне саклау эшендә Актаныш кадет мәктәбе укучылары урманчыларга ел дәвамында ярдәм итә. Бу көннәрдә алтынчы сыйныф укучылары Югары Богады авылындагы питомникта нарат үсентеләре түтәлләрен чүп үләннәреннән чистартты. Тулырак-безнең репортажда.

Актаныш урманчылары белән кадет мәктәбе укучыларын күптәнге дуслык бәйли. Язын алар бергәләп агачлар утырта, җәйге чорда яшь үсентеләрне тәрбияләү эшләрендә катнаша. Ә көз җиткәч, питомниктагы эшләрнең аеруча кызган чагында, кадетлар янә урманчылар янына килә.

Кадетлар — урманчыларның ышанычлы ярдәмчеләреБу көннәрдә мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары Югары Богады авылындагы питомникка җыелды. Озын-озын булып сузылган түтәлләрдә кечкенә нарат үсентеләре рәт-рәт булып күтәрелеп килә. Аларның нык булып үсүе өчен даими тәрбия кирәк.

Питомник җитәкчесе Альберт Гардиханов үсентеләрне карау эшенә авыл халкын һәм табигатьне яратучыларны, хәтта туганнарын да җәлеп итә. Җәй дәвамында биредә яшь агачларны тәрбияләү эшләре алып барыла. Үсентеләрне вакытында чүп үләннәреннән арындырырга, туфрагын йомшартырга һәм аларның үсешен күзәтеп торырга кирәк.

Ә көз җиткәч, урманчыларның иң ышанычлы ярдәмчеләре — кадет мәктәбе укучылары.

Кадетлар — урманчыларның ышанычлы ярдәмчеләре

«Үсентеләр сәламәт булып үссен өчен»

Алтынчы сыйныф укучысы Реназ Әхмәтшин питомникка беренче тапкыр килүен әйтте. Ул монда яшь агачларның яхшы үсүенә ярдәм итү өчен эшләргә килгән.

Кадетлар — урманчыларның ышанычлы ярдәмчеләре

— Без монда беренче тапкыр килдек. Агачлар яхшы үссен өчен аларны чүп үләннәреннән чистартабыз. Аларга бернәрсә дә комачауламасын, сәламәт булып үссен өчен тырышабыз, — ди Реназ.

Яшь кадетның табигатьне саклау турында үз фикере дә бар. Ул урманда чүп калдырмаска, рөхсәтсез учак якмаска чакыра.

— Урманны чүпләмәгез, рөхсәтсез учак якмагыз. Бу агачлар күп еллар, хәтта берничә дистә ел үсә. Алар һаваны чистарта, безгә кислород бирә, хайваннарны җимешләре һәм азык белән тәэмин итә. Безгә чиста һава да бирәләр, — диде ул.

Реназ үзе дә питомникка кабат килергә теләвен белдерде.

— Әйе, мин монда тагын килергә телим. Агачларга яңадан ярдәм итеп, аларның яхшы һәм сәламәт булып үсүләренә өлеш кертәсем килә.

Чүп үләннәрен яшь үсентеләрдән аеру да аңа авыр түгел икән.

«Без табигатькә ярдәм итәбез»

Укучыларның һәрберсе питомниктагы хезмәтнең әһәмиятен үзенчә аңлый.

Кадетлар — урманчыларның ышанычлы ярдәмчеләре

Алтынчы сыйныф укучысы Самат Имаев табигатькә ярдәм итүне чүп-чарны җыю, агачларга үсәргә комачаулаган әйберләрдән тазарту дип аңлый. 

— Без табигатькә ярдәм итәбез. Чүп-чарны җыябыз, ул тизрәк һәм имин үссен өчен тырышабыз. Аңа берни дә комачауламасын, — диде Самат.

Аның агач утырту тәҗрибәсе бар инде. Өченче сыйныфта укыганда ул әти-әнисе белән бергә алмагач утырткан. Бүген инде ул алмагач гаилә бакчасында зур агач булып үсеп җиткән. Саматның сүзләренә караганда, анда үскән алмалар да бик тәмле.

Табигатьне саклау турында балаларга мәктәптә даими сөйләшәләр. Укучыларга урманга һәм башка табигать урыннарына чүп ташламаска, учакны сүндермичә калдырмаска кирәклеге аңлатыла.

«Табигать сәламәт булсын»

Кадетлар арасында табигатьне саклау эшендә беренче тапкыр катнашучылар да бар. Нефтекаман килгән Варвара Юкчубаева питомникта беренче тапкыр эшләвен әйтте.

Кадетлар — урманчыларның ышанычлы ярдәмчеләре

— Без табигатькә ярдәм итәбез, чистартабыз. Үсентеләр үссен өчен чүп үләннәрен утыйбыз, — ди Варвара.

Аның белән бергә питомникта Башкортстанның Бакалы авылыннан килгән Александр Каменев та эшләде. Ул да мондый хезмәттә беренче тапкыр катнашуын әйтте.

Кадетлар — урманчыларның ышанычлы ярдәмчеләре

— Без табигатькә ярдәм итәбез — чүп үләннәрен җыябыз, агачлар һәм башка үсемлекләр сәламәт булып үссен өчен тырышабыз, — диде Александр.

Аның урман белән бәйле тәҗрибәсе моңа кадәр дә булган. Башлангыч сыйныфларда укыганда ул бабасы белән гөмбә җыярга урманга барган. Ә хәзер исә яшь үсентеләрне тәрбияләү эшенә үз өлешен кертә.

— Табигать сәламәт булсын. Аны саклагыз, чөнки ул барыбыз өчен дә мөһим, — дигән теләген җиткерде алтынчы сыйныф укучысы.

Кадетлар — урманчыларның ышанычлы ярдәмчеләреКадетларның питомниктагы эше — бер үк вакытта хезмәт тә, табигать дәресе дә. Кул хезмәте белән алар кечкенә үсентеләрнең киләчәктә зур агачларга әвереләчәген күрә. Урманның бүген утыртылган агачлардан гына түгел, аларга еллар дәвамында күрсәтелгән игътибар һәм хезмәттән торуын аңлый.

Табигатьне саклау — уртак бурыч

Кадет мәктәбендә районның төрле авылларыннан, Татарстанның башка районнарыннан, шулай ук күрше Башкортстаннан килгән укучылар белем ала. Алар өчен урманчылар белән бергә эшләү — туган як табигатен генә түгел, гомумән, әйләнә-тирә мохитны кадерләргә, сакларга һәм якларга өйрәнү мөмкинлеге.

Бүген питомниктагы кечкенә наратларны чүп үләннәреннән арындырган кадетларның хезмәте киләчәктә зур урманга әвереләчәк. Ә ул урманның башлангычында укучыларның да кул хезмәте булуы — табигатькә мәхәббәтне гамәлдә күрсәтүнең матур мисалы.

Минзәлә урман хуҗалыгының Актаныш урманчылыгы участогының участок урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев кадет мәктәбе укучыларына ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Кадетларның хезмәтен урманчылар да югары бәяли

Кадетларның хезмәтен урманчылар да югары бәяли

— Кадетларга бик нык рәхмәтле без. Югары Богады авылындагы питомникта яшь үсентеләр үстерәбез. Җәй дәвамында биредә Альберт Гардиханов җаваплы булып, питомникны тәрбияләп тора. Монда бер чүп үләнен дә күрмәссең. Ә уку елы башлангач, кадетлар безгә зур ярдәмгә килә.

Илсур Ялалов җитәкчелегендәге кадет мәктәбе укучылары питомникка килеп, яшь үсентеләрне тәрбияләү эшләрендә катнаша. Аларның хезмәте безнең өчен бик зур ярдәм. Иң мөһиме — балалар үзләре дә эшләп, табигатьне сакларга, агачларны кадерләргә өйрәнәләр. Шуңа күрә кадетларга да, аларның җитәкчеләренә, укытучыларына зур рәхмәт, — диде Әгъзәп Әхмәтгалиев.

 


Нет комментариев