Актаныш

Актаныш районы

16+
Экология

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Чыршы» (Ель) операциясе игълан итте

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2024 елның 16 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасы узуы турында хәбәр итә. Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу максатында урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерү уздырып торылачак.

Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга- 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга-20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынын, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Урман законнарын бозу фактларын кърсщгез урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (85555) 3-17-33 ДКУ "Минзәлә урманчылыгы"на шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев