Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

02 хәбәр итә

3 августка каршы төндә билгесез кешеләр "Алга" хужалыгының Чуракай авылындагы маллар торагыннан ике үгез бозау урлыйлар. Килгән зыян 37 мең 750 сум. 4 августка каршы төндә билгесез кешеләр "Нур" хужалыгының Куян авылы янындагы җәйге лагереннан бозау урлыйлар. Оператив эш барышында угрылар ачыкланды. 4 августка каршы тондә билгесез кешеләр "Наратлы" хужалыгынын...

3 августка каршы төндә билгесез кешеләр "Алга" хужалыгының Чуракай авылындагы маллар торагыннан ике үгез бозау урлыйлар. Килгән зыян 37 мең 750 сум.
4 августка каршы төндә билгесез кешеләр "Нур" хужалыгының Куян авылы янындагы җәйге лагереннан бозау урлыйлар. Оператив эш барышында угрылар ачыкланды.
4 августка каршы тондә билгесез кешеләр "Наратлы" хужалыгынын Шәбез авылы янындагы җәйге лагереннан 7 баш бозау урлыйлар. Килгән зыян 75 мең 120 сум.
17 августка каршы төндә билгесез кеше Иске Байсар авылының "Байсар" кибетенә үтеп кереп, 31 мең сумлык товар урлый. Оператив эш барышында йозак ватып керүче ачыкланды.
19 август көнне Актаныш авылында яшәүче "Нур" хужалыгының Уразай авылы басуыннан 20ц бодай урлый.
24 августка каршы төндә Олыимән авылы фермасыннан ике үгез бозау урлыйлар. Шушы ук төндә билгесез кеше Актанышның Көньяк урамындагы дача йортының ишеген ватып кереп, урлаша, килгән зыян 4812 сумга бәяләнә.
24 август көнне Иске Байсар авылы янында урнашкан АБЗ базасында үзара тавыш чыгып, 1965 елгы гражданның үлеме ачыклана. Шикләнүчегә карата җинаять эше кузгатылды.
Ай эчендә Иске Богады фермасыннан тирес түгү транспортеры редукторы, чылбыры, электр кабеле урлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев