Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

1978 елгы күрше район кешесе автомобиленнән киндер орлыгы һәм электрон үлчәү табылган

Наркотиклар куллану, тарату, сату җинаять җаваплылыгы белән яный. Узган атнада 1978 елгы Мөслим районы кешесенең җиңел автомобиленнән 56 миллиграмм киндер орлыгы һәм электрон үлчәү табылды.

 

“Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү комитеты белән берлектә үткәргән тикшерүе барышында әлеге райондашыбыз яшәгән йортта 1, 48 грамм наркотик матдә булуы ачыкланды. Наркотик кулланганы өчен райондашыбызга РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.8 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде һәм РФ Җинаятьләр кодексының 228.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ир-атка ике елга кадәр шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү яный”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Сәлахов.

Фото: Татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев