Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

21 мең акчасыннан колак каккан

Савыт-саба юу машинасы алу тенденциясе хәзер ай-һай көчле шул!

Социаль челтәрләрдә Яр Чаллыда яшәүче хатын-кызның игътибарын савыт-саба юу машиналарын сату акциясе җәлеп иткән. Машина йөртүче булып эшләүче 49 яшьлек хатынга тәкъдим ителгән бәяләр ошаган һәм ул сылтама буенча узган. Онлайн-заказны ясап, бу ханым күрсәтелгән счетка 21 мең сум күчергән.


Бераздан ул товар кайчан көтәргә икәнен белергә була. Әмма шалтыратса, мондый заказлары юк дип җавап бирүенә гаҗәпләнә. Мөгаен, сатып алучы алданган, «көзге» сайтка эләккән, дип әйтәләр аңа. Чыннан да шулай була.


Полициядә зыян күрүче гаризасы буенча РФ Җинаять кодексының 158 «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар.


Бу хакта «Челнинские известия» сайтында коллегаларыбыз яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев