Актаныш суды райондашыбызны транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогында райондашыбыз Артем Геннадьевич Старовойтовка карата административ хокук бозу эше буенча карар чыгарылды.
2025 елның 16 декабрендә узган ачык суд утырышында Старовойтов Артем Геннадьевичка карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча (транспорт чарасы белән идарә итүче шоферның исерек хәлдә булуы) материаллар каралды.
Суд А.Г. Старовойтовны административ хокук бозуда гаепле дип таныды һәм түбәндәге җәзаны билгеләде:
-
45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф;
-
1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Исегезгә төшерәбез: исерек хәлдә машина йөртү юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу булып санала һәм кеше гомеренә куркыныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев