Актанышта туганнарын үтерергә маташуда гаепләнүчеләр эше судта каралачак
Кеше һәм закон

Актанышта туганнарын үтерергә маташуда гаепләнүчеләр эше судта каралачак

Тикшерүчеләр 10 ел элек булган җинаятьне ачыклаган.

Актаныш районы прокуратурасы элегрәк тә җинаять җаваплылыгына тартылган 35 яшьлек ир-атка һәм 44 яшьлек хатын-кызга карата гаепләү карарын раслады.

Аларга ике яки аннан да күбрәк кешене, шул исәптән кечкенә баланы, алдан сүз куешып, аеруча рәхимсез һәм гомум куркыныч ысуллар белән үтерергә маташу, шулай ук чит мөлкәткә белә торып зыян китерү яки аны юк итү гаебе тагыла.

Тикшерү фаразлавынча, 2016 елның июлендә Актаныш районы авылларының берсендә җирле эшмәкәр, аның хатыны һәм өч баласы белән яшәгән шәхси йортка ут төрткәннәр. Утны күрше хатыны күреп, зыян күрүчеләрне уяткан, шуңа күрә фаҗигадән котылып калганнар.

Аздан гына фаҗига булмый кала
Аздан гына фаҗига булмый кала

Ике атнадан соң билгесез кешеләр эшмәкәр гаиләсе белән күчеп килгән икенче йортка да ут төрткән. Бу юлы хатыны ирен һәм балаларын уяткан, һәм гаилә тиз арада бинадан чыга алган.

Актанышта гаиләне үтерергә маташуда гаепләнүчеләр эше судта каралачак Ул вакытта үткәрелгән күпсанлы тикшерү эшләренә һәм оператив чараларга карамастан, булган хәлнең тулы картинасын ачыклау һәм җинаять кылуда катнашы булган кешене табу мөмкин булмаган.

2026 елда башка  җинаять эшен тикшерү барышында шаһитләрнең берсеннән ут төртүчеләр турында мөһим мәгълүмат алынган. Алар зыян күрүченең туганы булып чыккан. Ул абыйсының табышларын үзләштерү максатыннан,  ир-ат таныш хатын-кызны җинаятькә җәлеп иткән.

Әлеге җинаять эше хәзерге вакытта мәсьәләнең асылын карау өчен судка җибәрелгән.

Чыганак


Нет комментариев