Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җәмгыятебездә иминлек – төп бурычыбыз

Яшьләр даирәсендә хокук бозуларны кисәтү, аларны булдырмау өчен районыбызда махсус комиссия үз эшен алып бара. Бүген, хакимиятнең кече утырышлар залында аның чираттагы утырышы үтте. Комиссия эшенә Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова рәислек итте.

Вәкаләтле затлар балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында булган хокук бозулар, тәртипсезлекләр, ямьсез күренешләр хакында бәян иттеләр. Аларны булдырмау юллары билгеләп үтелде. Комиссия утырышы барышында ирекле халык дружинасы әгъзаларына таныклыклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев