Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Балаларны автокреслосыз йөрткән таксистларга штрафлар 50 мең сумга кадәр арттырыла

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты балаларны махсус креслолардан башка йөрткән өчен штрафларны арттыру турында төзәтмәләрне хуплады. Яңа кагыйдәләр нигезендә үзмәшгуль такси йөртүчеләр дә җаваплылыкка вазифаи затлар кебек тартылачак.

 

Төзәтмәләр закон проектының икенче укылышына хупланган. Аларга ярашлы, балаларны автокреслосыз йөрткән өчен үзмәшгуль таксистларга штраф 5 мең сум түгел, ә 50 мең сум күләмендә билгеләнәчәк.

Гомумән алганда, тәкъдим ителгән үзгәрешләр түбәндәге штраф күләмен арттыруны күздә тота:

  • йөртүчеләр өчен — 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр;

  • вазифаи затлар өчен — 25 мең сумнан 50 мең сумга кадәр;

  • юридик затлар өчен — 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр.

Әлеге үзгәрешләр Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 статьясы 3 өлешенә кертелергә тиеш.

Закон чыгаручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар балалар иминлеген арттыруга юнәлдерелгән һәм пассажир ташу өлкәсендә җаваплылыкны көчәйтүне максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев