Чаллыда 42 яшьлек полиция полковнигын кулга алып Минзәлә изоляторына озатканнар
Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең тикшерү бүлеге часте башлыгы урынбасары Елена Ганиева хокук сакчылары кулына тапшырылды. Сак астына алу турында карарны Чаллы суды матбугат хезмәте раслый.
Тикшерү органнары фаразлавынча, Ганиева җинаять эшендәге дәлилләрне фальсификацияләгән. Ягъни – тикшерү эшенә ялган фактлар кертеп, хакыйкатьне бозган.
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, полковник счеттагы акчаны «тере» акчага әйләндерү эшендә гаепләнелүчеләрнең берсеннән сорау алу беркетмәсенә дөрес булмаган мәгълүматлар керткән. Соңрак ТР Эчке эшләр министрлыгы да шуны раслый: гаепләнүчегә Чаллы полициясенең берничә хезмәткәре җинаять җаваплылыгыннан качарга ярдәм иткән, дип белдерә ведомство.
Ике бала әнисе төрмәгә озатылды
42 яшьлек полковникның ике баласы бар. Судта гаделлекне көткәннән соң, судья хөкемен игълан итте: Елена Ганиева ике айлык арестка кадәр Минзәлә тикшерү изоляторына озатыла. Анда ул үзенең 43 яшен дә каршы алачак – кулга алыну 6 июньгә кадәр дип билгеләнгән.
Фото- Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев