Чүпкә түләүләргә бәйле мөрәҗәгатьләр күп
Узган ел Татарстан Торак инспекциясенә халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча 3 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 223 мөрәҗәгатькә күбрәк.
Бу хакта Татарстан Торак инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Инспекторлар 1700 гә якын тикшерү уздырган. Һәр унынчы очракта хезмәтләр өчен түләү билгеләүдә хокук бозулар табылган. Идарәче компанияләргә 900 дән артык кисәтү ясалган.
Тикшерүләр хисабына халыкка 50 миллион сумга якын акча кайтарганнар. Кайтарылган акчаның иң зур өлеше – 25,2 миллион сум – начар сыйфатлы хезмәт өчен билгеләнгән. Тагын 20,2 миллион сумын исәп-хисаплардагы хаталарны төзәтү нәтиҗәсендә кайтарганнар, ә 3,8 миллион сумын – гомуми биналарны тоту буенча хезмәтләр өчен.
Мәсәлән, Сарман районында торакны карап тоту өчен түләү – 17,5, ә Җәлил бистәсендә 22,3 процентка арткан. Шулай ук чүп чыгару өчен исәпләүләрдә дә хаталар тапканнар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 21 районда хокук бозулар бетерелгән. 22 очрак буенча материалларны Татарстан Прокуратурасына тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев