Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Исерек килеш руль артына утыру — җитди хокук бозу

Актаныш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы теркәлде. Заһертдинов Айгиз Ринат улы транспорт чарасын спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә идарә итеп, юлда йөрүче иминлегенә зур куркыныч тудырган.

Әлеге эш 2026 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Актаныш районы җәмәгать судының 1нче участогында каралды. Суд барышында барлык дәлилләр өйрәнелеп, хокук бозу факты расланды.

Нәтиҗәдә, суд карары нигезендә, гаепле затка 45 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде. Моннан тыш, ул 1,5 елга транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Исерек хәлдә руль артына утыру — иң куркыныч кагыйдә бозуларның берсе. Ул йөртүченең генә түгел, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең дә гомерен һәм сәламәтлеген зур хәвеф астына куя.

Хөрмәтле райондашлар! Юлларда сак һәм җаваплы булыйк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев