Исерек хәлдә машина йөрткән ир кеше ун көнгә хөкем ителде
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогында райондашыбыз Гайнанов Илназ Илүс улына карата административ хокук бозу эше буенча карар чыгарылды.
2025 елның 4 декабрендә узган ачык суд утырышында Гайнанов Илназ Илүс улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8. 3 маддәсе буенча (исерек хәлдә булган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган йә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән) материаллар каралды.
Суд И. И. Гайнановны административ хокук бозуда гаепле дип таныды һәм түбәндәге җәзаны билгеләде: ул 10 көнгә ирегеннән мәхрүм ителде.
Исегезгә төшерәбез: исерек хәлдә машина йөртү юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу булып санала һәм кеше гомеренә куркыныч тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев