Кая бара бу дөнья: Ярты гасыр гомерләрен рәшәткә артында үткәрәчәкләр
Акчага алданганнар, күрәсең...
Яр Чаллыда наркотиклар ясаучыларны ярты гасырга иректән хөкем иткәннәр. Бу гомуми җәза срогы. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш материаллары буенча, җиде чаллылы, алар арасында ир-атлар да, хатын-кыз да булган, интернет аша аеруча зур күләмдә наркотиклар сатарга теләгәндә тоткарланган. Тикшерү барышында аларның 41 нче эпизодка катнашы барлыгын ачыклый алганнар. Элегрәк барлык гаепләнүчеләр наркотиклар сату, урлау, акчаларны легальләштерү (юу) өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган.
Суд карары белән ике кеше 9 елга катгый режимлы колониядә, берсе — 8 елга гомуми режимлы колониядә утырачаклар. Дүртесенә 7 ел, 7 ел 1 ай, 7 ел 6 ай, 7 ел 7 ай бирделәр, алар кырыс һәм гомуми режимнар колониясендә срок уздырачак.
Бу хакта «Челнинские известия» сайтында коллегаларыбыз язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев