Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мошенникны баетканнар: Ставкалар яхшыга илтми дә шул...

Яр Чаллыда спорт уеннарына ставкаларны икеләтә арттырырга вәгъдә иткән мошенникны хөкем иттеләр.

Аның алдау кармагына 16 кеше юлыккан. Җиңел акча эшләү ысулларына ышанучыларның үзләрендә дә гаеп бар инде! Бушка сыр кайда гына барлыгын онытып җибәрәләр дә, алдана халык!

Гаепләнүче кешеләргә спорт уеннарына ясалган ставкаларны ике тапкыр арттырырга вәгъдә итте. Әмма чынлыкта аларның берсе дә акча алмаган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таныган, мондый гамәл кылганына үкенгән.

Зыян күрүчеләрнең берсенә ул зыянны каплаган, калганнарына — өлешчә. Шулай ук барлык алданучыларга акчаны тулысынча кайтарачагын вәгъдә иткән. Суд карары буенча аңа ай саен хезмәт хакының 10 процентын тотып, 1 елга 5 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән. Зыян күрүчеләрнең гражданлык дәгъвалары да канәгатьләндерелгән.

Чыганак: «Челнинские известия» сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев