Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районның баш тәртип сакчысы: Эчкән хәлдә тәртип бозулар күбәйде

Районыбызда 2022 елда авыр җинаятьләр булмаган.

                    Әмма ел ахырында һәм 2023 ел башында тискәре тенденция күзәтелә. Бу хакта Актаныш авыл җыенында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев ачыклап үтте.

- Тәкмәк авылында кеше үтерү факты теркәлде. Актаныш авылында өч ир кеше битлекләр киеп кеше өенә басып керде, алар матди байлык урлап җинаять җаваплылыгына  тартылдылар. Тагын бер күңелсез хәл- электән хөкем ителгән ир-егет кибеткә кереп аракы урлый һәм икенче бер танышын үтерә. Әлеге граждан хәзерге вакытта сак астында. Күп кенә җинаятьләрне, әйтик, кыйнау, үтерү белән янау кебек очракларны халыктан кергән сораулар аша беләбез,- ди.

                 Андый җинаятьләр 2022 елда 124, ә 2021 елда 117 булган. 117 кешегә җәмәгать урыннарында эчкән хәлдә йөргән өчен административ җәза билгеләнгән. Балаларын карамаган һәм эчү белән мавыккан ата-аналар да тәртип сакчылары тарафыннан исәпкә алына. 2022 елда җәмәгать урыннарында чагыштырмача азрак җинаятьләр теркәлә, Рәдиф Җәүдәт улы, мондый уңай үзгәрешләр  Актаныш урамнарына камералар урнаштырылу белән бәйле, ди. Камералар Эчке эшләр бүлегендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов ярдәме белән булдырылган зур экранлы телевизорлар аша күзәтеп торыла.

                  Күп кенә җинаятьләр эчкән хәлдә кылына. 2022 елда исерек көе 103 машина йөртүче токарлана, алар 1, 5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.  12 гражданның икенче тапкыр алкогольле эчемлек кулланып транспорт белән идарә итүе ачыклана. Рәдиф Баһавиев эчүчелек белән бәйле  хокук бозулар буенча Актаныш районының өченче төркем эчке эшләр бүлекләре арасында беренче урында баруын әйтте. 

            2022 елда районда 27 мошенниклык очрагы теркәлгән, кырыкалдарлар 12 гражданның банктагы исәп-хисап счетыннан акча урлаган. Соңгы көннәрдә генә бер райондашыбызны 1 млн сумга алдаганнар. Актаныш өчен бу сан бик күп, шуңа күрә мошенникларның ялган вәгъдәләренә ышанмаска, телефонга билгесез номердан шалтыратучыларга җавап бирмәскә, нинди дә булса финанс гамәле кылыр алдыннан кат- кат тикшерергә кирәк. 

           "Безнең бүлектә кадрлар җитешми. Тикшерү бүлегендә, дознаниедә 3 кенә кеше эшли, җинаять эзләү бүлегендә дә эшләргә кешебез юк. Шуңа карамастан, тикшерү эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып барабыз, тәртипне сакларга тырышабыз. Әмма халык та уяулыгын югалтмасын, биредә әйтелгәннәрне танышларына, дуслары, туганнарына да җиткерсен иде", дип белдерде Рәдиф Баһавиев Актанышта узган халык җыенында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев