Рульдәге җавапсызлык: Сабак булсын иде!
Кайвакыт без тормышның иң кыйммәтле бүләге булган — кеше гомеренең бәясен онытып җибәрәбез шикелле. Районыбызда кабатланып торган юл кагыйдәләрен тупас бозу очраклары шул хакта сөйли һәм җитди борчу тудыра. Шудый чираттагы җавапсызлык үрнәген Даутов Динар Нәсим улы «күрсәткән»: ул транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итеп, юлда үзенең генә түгел, ә бер гаепсез дистәләрчә кешенең гомерен зур куркыныч астына куйган.
Әлеге хокук бозу эше 2026 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Актаныш районы җәмәгать судының 1 нче участогында җентекләп каралды. Суд барлык дәлилләрне өйрәнеп, гаепләнүченең гаебен тулысынча раслады һәм гадел карар чыгарды. Бу карар агымдагы елның 4 июненнән үз көченә керде.
Закон нигезендә, хокук бозучыга 45 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде. Җәза моның белән генә чикләнми: ул 1,5 елга транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Әлбәттә, матди югалтуны каплап була, туктатылган хокуклар да кире кайтыр, әмма руль артына исерек килеш утыручының аңында нинди үзгәрешләр булыр — иң мөһиме шул.
Аракы йогынтысында рульгә үрелү — бу үзеңне генә түгел, бөтен җәмгыятьне хөрмәт итмәү, үз-үзеңне җинаятьчел тоту дигән сүз. Исерек йөртүче — юлдагы потенциаль кеше үтерүче ул. Бер мизгеллек кәеф-сафа аркасында күпме гаиләләрнең бәхете җимерелергә, күпме кешеләрнең гомире өзелергә мөмкин!
Йөз тапкыр әйтелгән гыйбрәтле сүз бар: юллар — хаталарны һәм шаяртуны кичерми. Ул аек акыл һәм югары җаваплылык таләп итә торган урын. Райондашлар! Киләчәктә мондый хәлләр кабатланмасын өчен, һәркайсыбыз уяу булырга тиеш. Кагыйдәләрне төгәл үтик, үзебезнең һәм якыннарыбызның иминлеген саклыйк. Юлда һәр мизгел өчен җаваплы икәнебезне онытмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев