Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Спиртлы эчемлекләр эчеп руль артына утырган райондашларыбызның эше судта каралды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Р.Р. Кадыйровның йөкләмәсен шулай ук 27.07.2021 числосында чыккан 20-54/9308 санлы Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең 2021 елның 11 февралендәге 1 номерлы карарының 10 пунктын үтәүне оештыру максатларында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты түбәндәгеләрне хәбәр итә:

2023 елның 3 апрелендә  РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Мөхәммәтшин Флүн Халис улына, Исрафилова Миләүшә Нәҗип кызына, Шулбаев Руслан Алексей улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды. Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать суды карары белән Ф.Х. Мөхәммәтшин, М. Н. Исрафилова, Р. А. Шулбаев административ хокук бозуда гаепле дип танылдылар һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр, аларга 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев