Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстанда балигъ булмаганнарга никахлашуга рөхсәт бирү тәртибе расланачак

Татарстанда 16 яшьтән яшьрәк булганнарга никахлашуга рөхсәт бирү тәртибен билгели торган административ регламент әзерләнгән.

 

Документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Проект нигезендә, никахлашуга рөхсәт опека һәм попечительлек органнары тарафыннан законлы вәкилләр ризалыгы һәм аерым шартлар булганда биреләчәк. Аларга 22 атнадан артык вакытка йөклелек, бала туу яки булачак ир белән хатынның тормышына куркыныч янау керә.

Рөхсәт алу өчен мөрәҗәгать итүчеләргә сәламәтлек торышы турында медицина белешмәсе, уку яки эш урыныннан документлар, шулай ук гаиләдә социаль куркыныч хәлнең булмавы турында белешмәләр бирергә кирәк. Гаризаны шәхсән, күпфункцияле үзәк аша яки электрон рәвештә – «Госуслуги»порталында бирергә мөмкин.

Гаризага шәхес таныклыгы, туу турында таныклык, медицина белешмәсе һәм ата-аналарның яисә законлы вәкилләренең язма ризалыгы бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев