Ана капиталын нәрсәгә кулланырга була?
Файдалы мәгълүмат

Ана капиталын нәрсәгә кулланырга була?

Хәзер ана капиталы белән балалар бакчалары хезмәтләре, шәхси эшмәкәрләр оештырган түгәрәкләр һәм секцияләр өчен түләргә мөмкин.

Ана капиталын мәгарифкә куллану кагыйдәләре:
- ясле яки балалар бакчасы өчен түләүгә ана капиталын сертификат алганнан соң ук җибәрергә мөмкин;

- мәктәптә, вузда, көллияттә укырга яки түгәрәкләргә түләү өчен акчаны ана капиталы алган балага 3 яшь тулганда кулланырга мөмкин;

- уку башланган көнгә бала 25 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш;

- мәгариф оешмасы Русия территориясендә булырга һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә лицензиягә ия булырга тиеш.
 


Нет комментариев