Июнь ае җылы килсә, ел уңышлы булачак
Бүгенге көн үзенчәлекле даталарга бай. 18 июнь – Халыкара пикник көне һәм Халыкара суши көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнәр кешеләрне табигать кочагында ял итәргә, якыннары белән вакыт үткәрергә һәм төрле халыкларның милли ризыклары белән танышырга өнди.
Халык сынамышлары белән танышыйк. Июнь ае җылы килсә, ел уңышлы булачак дип санала. Әгәр бу айда томаннар еш төшсә, көзен урманнарда гөмбә күп булачак. Төннәрен яшен еш күренсә, мул уңышка өмет зур.
Көннәрегез имин, эшләрегез уңышлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев