Актаныш

Актаныш районы

16+
Файдалы мәгълүмат

Йөз чирдән файдалы

Мүк җиләген озын гомерле булу элексиры дип йөртәләр.

Бу җиләктә кеше өчен кирәкле бик күп файдалы матдәләр бар. Аның составына бор, тимер, йод, калий, кальций, магний, марганец, көмеш, фосфор һәм башка минераль матдәләр керә. Шулай ук  В1, В2, К, РР витаминнары, бигрәк тә С витамины күп.

Мүк җиләген элек-электән салкын тию авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. Аның табигый антибиотик булуы да күптән билгеле.
Мүк җиләге суты – бөерләргә таш утыруга каршы бик яхшы чара. 
Сутны герпес һәм гөмбәчек авырулары булган урыннарга сөртсәң дә файдасы бар. Компресс эшләсәң, баш авыртуын да баса.
Шулай да ашказаны авырулары булган кешеләргә мүк җиләге бик киңәш ителми. Аз гына күләмдә, шикәр белән уып ашарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев