Иртәгә нинди һава торышы көтелә икән?
Синоптиклардан алынган мәгълүматләрдән һава торышы һәм ай календаре тәкъдим итәбез!
21 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚; көндез 0..+5˚ градус. Юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай чаян йолдызлыгында.
Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Тамырландыру өчен виноград чыбыкчаларын суга утыртып куярга була. Рассадага, бүлмә гөлләренә органик ашламалар сибәргә кирәк.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев