Көнбагыш төшенең без белмәгән 10 файдасы: Кан басымыннан һәм ютәлдән халык рецептлары
Көнбагыш орлыгы — күпләр өчен буш вакытны уздыру чарасы гына булып кабул ителә. Бигрәк тә табиблар һәм диетологлар бу ризыкны организмны витаминнар белән тулыландыручы иң бәяле продуктларның берсе дип саный. Бүген без сезне көнбагыш төшенең сәламәтлеккә файдасы, аның белән дәвалану рецептлары һәм холестеринны киметү серләре белән таныштырабыз.
Көнбагыш төшендә нинди витаминнар бар?
Көнбагыш орлыклары кеше организмы өчен кирәкле микроэлементларга һәм файдалы матдәләргә гаять бай. Аның составында түбәндәге элементлар бар:
-
Витаминнар: Тире һәм күзләр өчен бик кирәкле булган А витамины, шулай ук калган бик күп сәламәтлек комплекслары.
-
Микроэлементлар: Цинк, магний һәм селен.
-
Минераллар: Фосфор, калий, йод, бакыр һәм марганец.
Көнбагыш төшендә җиңел эшкәртелә торган цинк күп булганлыктан, көн саен 1 уч көнбагыш ашау чәчне ныгыта, аны ялтыратып һәм сәламәт итеп күрсәтә.
Көнбагышның организм өчен 5 төп файдасы
-
Йөрәк һәм бавырны саклый. Табиблар фикеренчә, көн саен 100 г көнбагыш төше ашау кешене йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бавыр чирләреннән аралап калырга мөмкин. Бу ризык инфаркт, атеросклероз һәм бавыр авыруларын профилактикалау өчен менә дигән чара.
-
Спортчыларга һәм эшчеләргә файдалы. Көнбагыш авыр физик эштә эшләүчеләр яки спорт белән актив шөгыльләнүчеләр өчен энергия чыганагы булып тора.
-
Сөякләрне һәм җәрәхәтләрне төзәтә. Бу ризык яраның һәм тире җәрәхәтләренең тизрәк төзәлүенә ярдәм итә, шуңа күрә сөяк сынганда да алыштыргысыз ризык булып санала.
-
Йокыны яхшырта. Төнлә тынычлап йоклый алмыйсыз икән, менюыгызга кыздырылмаган чи көнбагыш өстәгез.
-
Ашкайнатуны җайга сала һәм сару кайнауны баса. Көнбагыш төшендә эчәклекнең нормаль эшләве өчен кирәкле азык җепселләре бар. Сару кайнаган вакытта берничә данә көнбагыш ашау да хәлне җиңеләйтә.
Симерүдән интеккән кешеләргә файдасы:
Тазарудан чара таба алмаган кешеләргә табиблар чи көнбагыш төше ашарга киңәш итә. Аның эчендәге майлы кислоталар организмдагы артык холестеринны чыгарырга һәм аның күләмен киметергә ярдәм итә.
Көнбагыштан халык рецептлары: Ютәлдән һәм кан басымыннан төнәтмәләр
1. Көчле ютәл борчыганда:
-
Көнбагышны яхшылап кыздырып онга әйләндерәләр.
-
2-3 аш кашыгы әлеге порошокны 0,5 литр баллы суга салалар.
-
Сыеклык кайнап, 0,4 литр калганчы кайнаталар.
-
Төнәтмәне сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр.
2. Кан басымы уйнаганда һәм атеросклероздан саклану өчен:
-
Көнбагышны (0,5 литрлы банка күләмендә) кәстрүлгә салалар һәм өстенә 2 литр су өстиләр.
-
2 сәгать дәвамында сүлпән утта кайнаталар.
-
Төнәтмәне сөзеп, көн дәвамында су урынына эчәләр.
-
Дәвалану курсы: 2 атна эчәргә, аннары 5 көн ял итәргә кирәк. Кан басымы тулысынча җайга салынганчы курс кабатлана.
Искәрмә: Сәламәтлегегез белән җитди проблемалар булганда, халык медицинасы рецептларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев