Актаныш

Актаныш районы

16+
Файдалы мәгълүмат

НИЧЕК ЯШЬРӘК КҮРЕНЕРГӘ?

10 яшькә яшьрәк күренергә мөмкинлек бирә торган гап-гади киңәшләр бар.

Аларны укый башлаганчы, иң элек, көзге каршына басып, сиңа карап торган кешегә: «Син шундый яшь һәм матур» дип әйтергә онытма.

 

Елмай
Чын күңелдән елмая белгән кешеләр һәрвакыт яшьрәк һәм саекмас энергияле булып күренә.

 

Күбрәк виноград аша
Виноград, груша, сливаларга баллылык бирә торган сорбит бик көчле табигый дымландыргыч (увлажняющий) матдә. Ә битне дымландыру – яшьлекне озынайтуның төп серләренең берсе.

 

Кашларыңа игътибар ит
Каралган кашлар – картлыкка каршы макияжның төп принцибы. Алар җеп кебек нәзек булырга тиеш түгел. Төсе дә чәч төсеннән бер-ике тонга яктырак булу зарур. Шул рәвешле, игътибарны күзләреңә җәлеп итәрсең. Карашың яшьрәк күренер.

 

Кул тиресен тәрбиялә
Кул тиресе безнең паспорт. Ул сын, йөзгә караганда яшьне төгәлрәк «әйтеп бирә». Кулларыңны һәркөн дымландыру гына түгел, тукландырырга да өйрән. Аны ультрафиолет нурлардан да саклау мөһим. Бит тиресен генә түгел, кулларны да кояштан саклау кирәк.

 

Күбрәк яшелчә һәм яшел үлән аша
Яшелчә, бигрәк тә томат, безнең күзәнәкләрне картаерга мәҗбүр иткән радикаллар белән көрәшүче витамин һәм микроэлементларга бай.
Помидорларда булган липокин тирене кояш нурларыннан саклый. Томат синең җәйге менюда һәрвакыт булырга тиеш!

 

Майлы балык аша
Атнага ике порция майлы балык ашау баш миен картаюдан саклый. Шулай ук мускуллар тыгызлыгын тәэмин итүче микроэлементларга бай. Кайбер косметологлар раславынча, даими рәвештә майлы балык ашаучыларга картлыкка каршы кремнар кулланырга да кирәк түгел.

 

Спорт белән шөгыльлән
Атнага дүрт тапкыр спорт белән шөгыльләнү мускулларны тонуста тотачак һәм сәламәт йокы «бүләк итәчәк».
Ә тиешенчә йокламау картаюга китергән сәбәпләрнең берсе. Атнага 150 минут спорт белән шөгыльләнсәң, нәтиҗәсен бик тиз сизәрсең. Бары тик ялкуланмаска гына кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев