Өйгә мәхәббәт чакыручы өч гөл
Өегездә мәхәббәт һәм бәхет хакимлек итүен телисезме? Кайбер гөлләрнең үз тирәсенә шундый энергияне җәлеп итүе турында ишеткәнегез бар идеме?
Бегония. Күңелегез матур үзгәрешләр теләсә, өегездә бегония үстерегез. Бегонияне бер зур чүлмәккә берничә төп итеп утыртырга кирәк. Аның һәр төбе төрле төсле булса, аеруча матур.
Камелия. Бу гөлнең нәфислеге хатын-кызларларда да нәфислек уята. Камелия үз-үзеңә ышанычны арттыра, сексуаль энергия һәм хислелек өсти.
Цикламен. Ялгызлыктан интегүче, җавапсыз мәхәббәт утларында янучыларга цикламен үстерергә кирәк. Ул күңелне күтәрә, күңелдә матур уйлар уята, җанны тынычландыра, авыр ситуацияләрдән чыгу юлын табарга булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев