Актаныш

Актаныш районы

16+
Файдалы мәгълүмат

Салкыннарда өшемәгез, туңмагыз!

80% хатын-кызның еш кына аяк-куллары, бармаклары тиз өши. Салкын көннәрдә туңмас өчен менә бу киңәшләргә игътибар итегез.

 

1. Тыгыз оекбашлар, носкилар кимәгез, юкса табандагы, тубыктагы кан тамырлары кысыла һәм кан йөреше бозыла.

2. Иркен, җайлы аяк киеме сайлагыз. Итекләр, ботинкалар кысып торса, аяклар туңачак.

3. Аякларыгыз тирли торган булса, дымлылык тагын да ныграк өшетәчәк. Коры носкилар кияргә кирәк.

4. Аяктагы кан тамырларын язып җибәрер өчен, 33 градустагы җылы суга тыгып, әкрен-әкрен кайнар су өсти барыгыз һәм суны 40 градуска җиткерегез.

5. Йоклаганда урын-җир салкын булса, кайнар сулы шешә куеп, аякларны җылытыгыз. Бу ысул бөтен тәнне дә җылытырга булыша.

6. Аякка массаж ясагыз: кан йөрешен яхшырта.

7. Гимнастика шулай ук булыша. Идәннән төрле әйберләрне иелеп алу аякларның кан йөрешенә уңай йогынты ясый.

8. Борычлы, камфоралы, бөтнекле крем, мазьлар сөртеп тә аякларны җылыта аласыз.

9.Туклану рационы да мөһим: борыч, сарымсак, имбир кебек тәмләткечләр җылыту үзлегенә ия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев