Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Селфи төшү серләре белеп торыгыз!

Фотога төшү дә осталык таләп итә.

Хәзер заманасы шундый, һәркем фотога төшә һәм аны социаль челтәрләргә куярга омтыла. Кем ничек кенә кыланмый да, нәрсәләр генә уйлап чыгармый.

Хәзер бит фото ясау да җайлашты, барысы да электрон вариантта. Элек кенә ул, караңгы бүлмәгә кереп бикләнеп, суларда йөздерә-йөздерә, бауларга элеп куеп, сәгатьләр буе фото ясый иделәр. Хәзер остардык, кулыңда телефон, өеңдә компьютерың булса бернинди авырлык юк.

Фотога төшүнең дә үзенчәлекләре, алымнары бар икән. Түбәндәге киңәшләр сезнең өчен:

*Селфи төшкәндә, иң яхшысы - елмаю. Елмайганда, һәр кеше дә матур. Ләкин ул ясалма булырга тиеш түгел.

*Яхшы ут - уңышлы селфига бер адым. Иң яхшысы - көн яктысы. Ут сезнең каршыгызда, күзләрдән аз гына өстәрәк булса әйбәт.

*Селфи ясаганда, бер як битне камерага ныграк борырга кирәк. Болай эшләү бит сызыкларын – яхшырак, ә күзләрне зуррак күрсәтә.

*Селфида кеше бите генә түгел, ә кызыклы фон да булырга тиеш. Фон өчен табигать, хайваннар, гадәти булмаган күренешләр яхшы.

*Селфи төшәргә ярамый торган җирләр бар икәнен дә онытмаска кирәк. Мәсәлән, дәрестә, дини йолалар вакытында селфи төшү - ямьсез күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев