Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Йолдызнамә 19–25 апрель

Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.

Кучкар (21.03 – 20.04) Шактый ук тырышырга, тир түгәргә, нерв күзәнәкләрен бетерергә туры килер. Аның каравы әҗере дә бик мулдан булыр. Хезмәттәшләрегез белән үзара мөнәсәбәтләргә килсәк, зирәклек, уяулык кирәк. Явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгез: сезгә ул килешми генә түгел, зыяны да булырга мөмкин.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ачуланышу, кемнедер эт итеп сүгү теләге уяныр. Төшенкелеккә бирелеп утыру ихтималы да юк түгел. Барысы да – язгы авитаминоз галәмәте. Яшелчәгә күбрәк өстенлек бирегез, һавада күбрәк йөрегез, башыгыздагы начар уйларны алып ташлап, ягымлырак, мөлаемрак булырга тырышыгыз, дип өйрәтә йолдызлар.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Хроник чирләр «баш калкытырга» мөмкин. Шуңа күрә сәламәт тормыш рәвешен алып барырга омтылыгыз. Ялга таба кесәгезгә байтак кына акча тамачак. Көтелмәгән җирдән! Әле тагын матди хәлегезне яхшыртуга өметләндергән әйбәт кенә хәбәрләр дә килеп ирешәчәк.

Кысла (22.06 – 22.07) Ялгызлар эш урынында үлеп гашыйк булырга мөмкин. Вакытлыча мавыгу гына түгел, бәлки дәвамлы, ышанычлы, нык мөнәсәбәтләргә нигез салу бугай бу. Җитәкчесенең кәефсез чагына эләгеп, әйбәт кенә планнарын чәлпәрәмә китерүчеләргә куркасы юк: бик тиздән аларга бу тормышта тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Кызыктыргыч, әмма барып чыгуы икеле-микелерәк тоелып торган тәкъдимнәрдән баш тарту хәерле. Юкса авыр хәлдә калып, үкенеп бетә алмаска мөмкинсез. Беләсезме, бу чорда иң әйбәте нәрсә? Алны-ялны белмичә, бөтен көчкә эшләү. Муллык, иртәгесе көнгә ышаныч булдыру өчен хәзер нәкъ менә шулай кирәк.

Кыз (24.08 – 22.09) Тормышыгызга көтмәгәндә генә үтеп кергән үзгәрешләр байтак кына чыгымланып алуга китерер, планнарыгызны тамырдан үзгәртер. Тик артыгын хафаланасы юк: иркен күңелле, юмарт булуыгыз нәкъ менә хәзер үзенең бик тә матур нәтиҗәләрен күрсәтер. Иң элек бу тирәгездәгеләрнең үзегезгә ярдәм кулы сузарга атлыгып торуында чагылыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Акча мәсьәләсендә алга китеш көтелә. Өстәмә керем чыганаклары табылыр, премияләр булыр. Бу хәл көч-дәртегезнең артуына, искитмәле дәрәҗәдә күңел күтәренкелегенә китерер. Ә атна ахырында дәрәҗәле бер кеше белән танышу тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүгә юл ачар.

Чаян (24.10 – 22.11) Күптәннән онытылып беткән танышларыгыз үзләренең барлыгын белдерәчәк. Их, бик вакытсыз!.. Җитәкчегез, эшегезне хуплап, мактау сүзләрен кызганмаячак. Ул гына да түгел, әйбәт кенә премия дә язачак. Атна ахырында килеп чыккан сәеррәк кенә бер хәл берәүнең чып-чын йөзен ачып салачак.

Укчы (23.11 – 21.12) Атна башында икенең берсен сайлап алырга туры килер. Авыррак булыр, әмма бер дустыгыз хаталанырга ирек бирмәстер. Бердәнберегез эшендәге әйбәт кенә яңалыклары белән куандырыр. Ял көннәрендә алынган бер хәбәр матди хәлегезнең, ниһаять, яхшыруына өмет чаткылары уятыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Атнаның беренче яртысында үз көчегезгә бик зур ышану барлыкка китерердәй бер хәл булып алыр. Шулай итеп, сез моңарчы күрелмәгән күңел тынычлыгы табарсыз. Якыннарыгызның җылы мөнәсәбәте дә моңа ярдәм итәр. Ләкин яңа танышларыгызга ышанып кына уңайсыз хәлдә кала күрмәгез. Күзләрен акча томалаган аларның…

Сукояр (21.01 – 19.02) Җитәкчегезгә, дәүләт оешмаларына гозерегезне җиткерү өчен бик уңай чор. Сезне шәхси һәм эшлекле очрашулар, шулай ук әһәмиятле документлар рәсмиләштерү көтә. Белеп торыгыз: ныклык, уяулык һәм активлыгыгыз иң югары нәтиҗәләргә китерәчәк. Тик артка гына чигенә күрмәгез. Ярты гына адымга да!

Балык (20.02 – 20.03) Мөнәсәбәтләрне бозарга теләмисезме? Шулай икән, бердәнберегезгә юл куегыз. Ә үзегез язга өс-башны яңарту, тышкы кыяфәтне тәртипкә китерү турында кайгыртыгыз. Беләсезме, сезгә нинди зур җиңеллек, рәхәтлек китерәчәк бу?.. Атна ахырында балаларыгызга кагылышлы бик шәп яңалыклар ишетерсез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә