Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Гаилә мәктәбе

Актаныш районының ике гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды

Бүген, 8 июль — Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Актанышта зур һәм истәлекле бәйрәм уза. Пар балдаклар фонтаны янындагы паркта районның иң күркәм, үрнәк 14 гаиләсе хөрмәтләнә. Аларны районыбыз җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады. Шулар арасыннан ике гаиләгә Илфак Шамил улы «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырды.

"Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булучылар —  Фәнис Мөхәммәтдин улы һәм Чат авылында яшәүче Флүсә Гыйльмегаян кызы Фәрдиевләр белән Аеш авылында яшәүче Илфат Әхмәтвәли улы һәм Ализа Мәхтүмҗан кызы Галиевлар.

Чат авылында туып-үскән, бөтен гомерләрен туган авылларына багышлаган Фәрдиевләр гаиләсенә 1983 елның 13 июнендә нигез салына. Гаилә башлыгы Фәнис Мөхәммәтдин улы гомерен кыр эшләренә багышласа, Флүсә Гыйльмегаян кызы озак еллар туган авылында клуб мөдире булып эшли, аннары «Чәчер» хуҗалыгында хезмәт куя. Намуслы хезмәтләре һәм эштәге уңышлары өчен икесе дә Мактау хатлары белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә әлеге гаилә 40 елдан артык иңгә-иң куеп, тату гомер кичерә. Алар 3 бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озатканнар, бүген 5 оныкка сөекле әби һәм бабай булып яшиләр.

Лаеклы ялда булуларына карамастан, Фәрдиевләр һаман да актив тормыш алып бара: иртәдән үк хуҗалык мәшәкатьләре белән мәшгуль, мал-туар асрыйлар, тирә-якларын чәчәкләргә күмеп, матурлык тудырып яшиләр. Авылдашлары белән бергә мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм әзерләүдә, шулай ук авылда узучы өмәләрдә актив катнашып, җәмгыять тормышына үз өлешләрен кертәләр.

Фәрдиевләр гаиләсе — тугрылык, хезмәт сөючәнлек һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге.

Мәхәббәт һәм тугрылык медаленә лаек булган гаиләләрнең тагын берсе — 

Илфат Әхмәтвәли улы һәм Ализа Мәхтүмҗан кызы Галиевлар. Аларның гаилә корып яши башлауларына 27 ел тулган.

Гаилә башлыгы Илфат Әхмәтвәли улы, армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, 25 елдан артык Актаныш районының «Нигез» ҖЧҖендә, Аеш авылында технолог булып хезмәт куйган. Хәзерге вакытта ул зоотехник булып эшли. Намуслы һәм тырыш хезмәте өчен күп санлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Ализа Мәхтүмҗан кызы 18 елдан артык Аеш балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Соңгы 8 елда ул Аеш авыл башкарма комитеты секретаре вазыйфасын башкара. Эш дәверендә ул да күп санлы Мактау грамоталары, район башлыгының бүләкләре белән хөрмәтләнгән. Моннан тыш, Ализа районда уздырылган спартакиадаларда актив катнаша һәм призлы урыннар яулый. Авыл халкы нинди генә мөрәҗәгать белән килсә дә, ул һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер.

Галиевлар гаиләсе — зур һәм тату гаилә. Алар 5 бала — 4 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Ата-аналар балаларында хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт, максатчанлык һәм нык ихтыяр кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли алган.

Гаиләнең өлкән улы, лейтенант Азамат Илфат улы, инде 4 елдан артык контракт буенча махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Батырлыгы өчен күп кенә медальләр белән бүләкләнгән. Күптән түгел генә ул туган районыбызның ЗАГС бүлегендә никахын теркәде. Без аңа исән-сау булып туган якларга әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев