Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Гаилә мәктәбе

Актанышта Мәхәббәт һәм тугрылык көне: 12 үрнәк гаилә алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтте

Бүген, 8 июль — Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Актанышта зур һәм истәлекле бәйрәм узды. Пар балдаклар фонтаны янындагы паркта районның иң күркәм, үрнәк 12 гаиләсе алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтте. Алар хөрмәтенә тантаналы кичә оештырылды.

60 ел бергә гомер итүче парлар — Ахун авылларыннан Гыйльфан белән Дифинә Локмановлар һәм Пучы авыл җирлегеннән Рәис белән Гөлсинә Заһриевлар — аерым хөрмәткә лаек булды.

55 ел бергә тату гаилә корып Актанышта яшәүче Алиф Хәниф улы һәм Фәридә Имамовлар, Рәшит белән Фатыйма Таҗетдиновлар, Усы авылында гомер итүче Мөхәррәм белән Хәмдия Мофаздаловлар, Актаныштан Мирзашәех белән Зөләйха Мөхәммәтдиновлар да бәйрәм түрендә иң җылы котлаулар кабул итте.

50 ел иңгә-иң куеп гомер кичергән парлар арасында Актаныш авылында яшәүче Шамил Рахманов белән Рима Закирова, Нурулла һәм Әлфия Нурлыевлар, Рәфит һәм Фәһимә Шайгәрдәновлар, Рәфит Әгъләмов белән Гүзәл Ахунова, шулай ук Равил Якупов белән Розалия Хәбибуллина, Ахун авылыннан Рәдиф белән Вәрисә Хәбиевләр хөрмәтләнде.

Юбилярларны балалары, оныклары һәм якыннары котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова матур гаиләләрне тәбрик итеп, рәхмәт хатлары, җылы юрганнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. 

Һәр гаиләнең тормыш юлы, уртак хезмәте һәм бәхет серләре турында ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева тарафыннан эчтәлекле язмалар әзерләнгән иде. Алар белән тамашачыларны алып баручы Рәфидә Наҗарова таныштырды. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары иң матур җырларын башкарды. Якташыбыз, Чаллыда иҗат итүче Ринас Әхмәтов та гаилә дусларының гаиләсен тәбрик итәргә кайткан иде, ул да тамашачыларга иң матур җырларын бүләк итте.

Бу кичә — мәхәббәткә, тугрылыкка һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлаган онытылмаслык вакыйга булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев