Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Бүген район ЗАГС бүлегендә Гаилә мәктәбе дәресләре узды

2012 елдан башлап үткәрелүче Гаилә мәктәбенең бүгенге дәресе 15 май, Гаилә көненә багышланды.

           Район ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева Актанышның икенче санлы мәктәбенең 9-10 сыйныф укучыларын сәламләп, гаилә һәм аның кыйммәтләрен саклауның илкүләм максат булуын билгеләп үтте. Дәрес барышында гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә башкарыла торган һәр кеше өчен кирәкле мөһим эшләр белән таныштырды. 

    Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасарары, табиб-гинеколог Анжелика Хөсәенова, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин, өлкән психолог Фәһимә Шәйгәрданова укучыларга гаилә кору, җәмгыятебезнең әһәмиятле ячейкасын төзергә хәзердән әзерләнергә кирәклеген сөйләделәр.

Гаилә мәктәбе турында тулы язмабыз тиздән әзер булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев