Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Табибә Анжелика Хөсәенова: Дуслык, мәхәббәт хисләре-табигый, әмма чикләрне белегез

Гаилә кыйммәтләре чын-чынлап кыйммәтләнә барган заманда яшибез. Сәламәт мөнәсәбәтләргә корылган матур гаиләләр- дәүләтебезнең олы байлыгы. Шулай булмаса, гаиләләрне саклау, күпбалалы гаиләләргә игътибар, аларга, яшь әниләргә акчалата, социаль ярдәмнәр күрсәтелер идеме? Гаилә мәктәбенең даими спикеры, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, табиб-гинеколог Анжелика Хөсәенова бүген ЗАГС бүлеге уздырган Гаилә мәктәбе дәресенә килгән 9-10 сыйныф укучыларына «Сез- чыннан да кадерле балалар!» дип мөрәҗәгать итте. Чөнки әлеге яшьләр Россия президенты В. В. Путин тәкъдиме белән «Ана капиталы» бирелә башлаган буын вәкилләре.

                 

             Анжелика Эдуардовна егет һәм кызларга яшьтән үк сәламәтлекләрен сакларга кирәклеген әйтте, туачак балалар саулыгына нәкъ менә хәзердән үк нигез салынуын аңлатты.

- Никахка кермичә балага узу, аны төшертү аркасында күпме хатын-кыз ана булу бәхетеннән мәхрүм. Моңа бәйсез рәвештә хәзерге вакытта нәселсезлек, бала тудыра алмау күбәйде. Шуңа күрә кызлар гына түгел, егетләр дә үзегезнең сафлыгыгызны саклагыз. Төрле җенси авырулар аркасында үзегез генә түгел, балаларыгыз да авыру булып туарга мөмкин. Сәламәтлегегезгә, үзара мөнәсәәбәтләрегезгә игътибарлы булыгыз. Дуслык, мәхәббәт хисләре-табигый, әмма чикләрне белегез. Әгәр гаилә коруга аңлы рәвештә килсәгез, иң бәхетле әти-әниләр булырсыз,- диде табибә.  
 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев