Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

2026 елның 1 сентябреннән яңа сәүдә кагыйдәләре гамәлгә керә

2026 елның 1 сентябреннән 2032 елның 1 сентябренә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2026 елның 30 мае № 657 карары нигезендә яңа кагыйдәләр гамәлдә булачак.

Алар түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре;

  • ремонт яки алыштыру чорында кулланучыга шул ук төп куллану үзлекләренә ия булган товарны бушлай бирү таләбе кагылмый торган озак вакыт кулланыла торган товарлар исемлеге;

  • тиешле сыйфаттагы, ләкин алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге.

Мәсәлән, товарларны агрегаторлар аша сату очрагында сатучы үз турындагы мәгълүматны агрегатор хуҗасының сайтында, интернет-битендә яки программа тәэминатында күрсәтергә тиеш булачак. Моннан тыш, дистанцион ысул белән сату вакытында сатучы да, агрегатор хуҗасы да кулланучыга дәгъвалар юллау ысуллары турында тулы мәгълүмат бирергә бурычлы.

Шулай ук кыйммәтле металлар һәм ташлар белән сәүдә итү үзенчәлекләре дә яңартылды.

Элек гамәлдә булган, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге № 2463 һәм 2024 елның 17 мае № 616 карарлары белән расланган кагыйдәләр һәм исемлекләр үз көчләрен югалтачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев