Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Барысы да төзелеш материаллары турында

Менә чираттагы төзелеш сезоны да килеп җитте. Бик күпләр төрле шәһәрләргә барып, цементын, комын, агач, кирпеч һәм башка материаллар сатып алып кайта. Әмма кайвакыт дөрес исәпләмәгәнгәме, төзелеш материаллары артып кала. Алар белән нишләргә, дигән урынлы сорау туа.

Сыйфатлы төзелеш материалларын кире сатучыга, сәүдә ноктасына кайтарып буламы?

Төзелеш материалларын сатуга карата таләпләр норматив документлар белән регламентлана. Менә алар:

  •  «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы;
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары.

 

Шулай итеп, тиешле сыйфатлы төзелеш материалларын кире кибеткә  кайтарып буламы?

Сатып алганнан соң 14 көн эчендә сез тиешле сыйфатлытөзелеш материалларын кире кайтара аласыз, әгәр алар формасы, габариты, фасоны, төсе, зурлыгы яки комплектациясе буенча сезгә туры килмәгән булса.

7 көн дәвамында - товарны интернет аша сатып алганда (әгәр тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән булса - товар тапшырылганнан соң 3 ай эчендә).

Товарны кире кайтару түбәндәге очракларда мөмкин:

  • товар кулланылышта булмаса;
  • аның товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланып калган булса;
  • түләүне раслый торган документ булса; шул ук вакытта ул булмаса, шаһит күрсәткечләренә сылтау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

Кире кайтарылырга (алмаштырылырга) тиеш булмаган тиешле сыйфатлы төзелеш материаллары:

  1.  кабельле продукция (чыбыклар, шнурлар, кабельләр);
  2.  төзелеш һәм бизәү материаллары (линолеум, пленка, келәм япмалары) һәм бәяләре озынлык берәмлеге өчен билгеләнә торган башка товарлар.

Әгәр сезнең хокукларыгыз товарларны китереп җиткерү срогы буенча бозылса, бу очракта кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:

  • - түләнгән товарны билгеләнгән яңа срокта тапшыру;
  • - сатучы тапшырмаган товар өчен алдан түләү суммасын кире кайтару.

Шулай ук сез түләнгән товарны китерү срогын бозуаркасында китерелгән зыянны каплауны таләп итә аласыз.

Шул ук вакытта сатучы сезгә срогы чыккан һәр көн өчентовар өчен алдан түләү суммасының ярты проценты күләмендә неустойка (пеня) түли.

Сроклар бозылган очракта, кулланучы товар тапшырылырга тиешле көннән алып товар тапшырылган көнгә кадәр яисә алдан түләнгән акчаларны кире кайтарган көнгә кадәр түләтелә торган неустойка таләп итәргә хокуклы.

Түләтелгән неустойка (пеня) суммасы товар өчен алдан түләү суммасыннан арта алмый.

Төзелеш материаллары сатучы белән бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен сезгә аңа язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда үз таләпләрегезне бәян итәргә мөмкин.

Таләпләрегез сатучының үз ихтыяры белән канәгатьләндерелмәгән очракта, сез бозылган хокукларыгызны яклау өчен судка мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев