Яңа елга әзерләнәбез
Яңа ел бәйрәмнәре алды – бүләкләр, яңа ел уенчыклары сатып алуның иң кызган чоры. Бу кышкы көннәрдә кулланучылар киң кулланылыштагы күп кенә товарлар, уенчыклар, төрледән-төрле гирляндалар сатып ала. Түбән сыйфатлы товар сатып алудан ничек сакланырга һәм якыннарыңа яңа ел бүләкләрен өләшкәндә ничек кыен хәлдә калмаска?
Хәзер прогрессив IT-технологияләр дәверендә күпчелек кеше товарны маркетплейслар аша сатып ала. Шулай ук стационар сәүдә бик күп гирляндалар, чыршыга Яңа ел уенчыклары, ясалма чыршылар тәкъдим итә, бу төркем товарлар хәзер барыннан да активрак сатып алына. Чыршы уенчыклары мәҗбүри сертификацияләнергә яки декларацияләнергә тиеш түгел. Алар бу исемлектән төшереп калдырылган. Әмма шул ук вакытта продукциянең бу төрендә, хәер, башка барлык төрләрдә кебек үк, рус телендә маркировка булырга тиеш. Димәк, кулланучылар хокукларын яклау турындагы №2300-1 Федераль законның 10 нчы статьясында сатып алучыга бирелә торган барлык мәгълүмат, ассызыклап әйткәндә, продукциянең исеме, бәясе, җитештерүче, адресы, составы я уенчыкның үзенә, я тартмага яки төргәккә язылырга тиеш һәм мәгълүмәтнең рус телендә булуы мөһим шарт. Әгәр андый мәгълүмәт юк икән, кеше сатып алудан баш тартырга хокуклы.
Чыршы уенчыклары сатып алганда иң беренче чиратта аның нәрсәдән, нинди материалдан ясалганына игътибар итәргә кирәк. Кибеттә аны кулга тотып карагач бизәкләре һәм буявы кулга йокмыймы икәнен тикшерергә, уенчыктан ямьсез химик ис чыкмавына инанырга кирәк. Әгәр боларның барысы да бар икән-мондый уенчыкны сатып алудан баш тарту яхшырак.
Электр гирляндаларын сатып алу хәзер елдан-ел куркынычсызрак була бара. Монда закон чыгаручылар мәҗбүри декларация керттеләр. Ягъни мондый товарга мәҗбүри рәвештә маркировакага туры килү турында декларация булырга тиеш, аның буенча гариза бирүче, җитештерүче дә, импортер да, аккредитацияләнгән лабораториядә тиешле сынау үткәргән һәм товар чыннан да кулланучылар өчен куркынычсыз, анда кимчелекләр юк, ул сатуга тәкъдим ителергә мөмкин, дип раслаган. Шулай ук кибеттә яки заказлар бирү пунктында камералар астында гирлянданы электр челтәренә тоташтырып карарга һәм барлык лампочкаларның януына, яктылыгы һәм төсләре буенча тиешле таләпләргә туры килүенә инанырга киңәш ителә.
Яңа ел алдыннан ясалма чыршылар сатып алу шулай ук бик популяр, бу товарның да рус телендә маркировкасы һәм туры килүе турында декларациясе булырга тиеш. Чыршынвң энәләре коелырга тиеш түгел, җыйган вакытта ботаклары төшмәскә тиеш.
Балалар уенчыклары сатып алганда да рус телендә маркировкалауга аерым игътибар бирергә кирәк. Мондый уенчыкларны "чыршы төбенә куясы бүләкләр" сыйфатында сатып алу да шулай ук яңа ел алдыннан бик актуаль. Балалар уенчыкларына куллану буенча инструкция булырга тиеш, бигрәк тә ул җыюны таләп итсә. Яшь чикләүләренә дә игътибар итәргә кирәк.
Яңа ел бәйрәмнәре барыбызга да бары тик күңелле мизгелләр генә алып килсен!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев