Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Солярий-матурлыкмы яки сәламәтлек өчен куркынычмы?

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларга, аерым алганда солярийга даими рәвештә профилактик визитлар ясыйлар. Җәйге сезон алдыннан мондый чаралар аеруча актуаль.

Яз килү һәм пляж сезоны якынлашу белән күпләр тиреләрне кояшка әзерләү турында уйлана. Солярий тигез кызыну һәм пешү куркынычын киметүнең гади һәм тиз ысулы булып тоела.

Әмма тышкы җәлеп итүчәнлек артында куркынычсызлыкның җитди мәсьәләләре яшеренгән.

Мондый визитлар кысаларында хезмәткәрләр персоналга да, клиентларга да кулланучылар хокуклары, хезмәт күрсәтү кагыйдәләре һәм закон кысаларында үз мәнфәгатьләрен яклау ысуллары турында хәбәр итә. Бу матурлык индустриясен аңлаешлы һәм куркынычсыз итәргә ярдәм итә. Белгечләр, үз чиратында, персоналдан бу процедураларның ни дәрәҗәдә зарарсыз булуы белән кызыксындылар.

Солярий-ул кояш яктысына охшаш урафиолет нурланыш тудыручы җайланма. Солярийларның популярлыгы бигрәк тә елның салкын вакытында, табигый кояш җитмәгәндә арта.

Ләкин табиблар бер фикердә: ясалма кояшта кызынудан килгән зыян мөмкин булган файдадан шактый артык. Солярий барлык киңәшләрне һәм уртачалыкны үтәгәндә чагыштырмача куркынычсыз булырга мөмкин. Процедураларга атнага 1-2 тапкыр гына барарга, сеанслар арасында ким дигәндә 48 сәгать вакыт үтәргә тиеш. Гадәттә курс 5-7 процедура тәшкил итә, шуннан соң тире өчен озак вакытлы ял кирәк.

Көннең беренче яртысында солярийга бару яхшырак, ул вакытта тире ультрарафиолетка аеруча бирешә. Җәй көне ясалма Кояштан баш тартырга кирәк-табигый кояш болай да актив, ә икеләтә йөкләнеш зарарлы. Солярий кемгә ярамый? Авырлыларга, калкансыман биз авырулары булган, онкология куркынычы янаган кешеләргә, солярий гормональ тоткарлыклар вакытында катгый рәвештә киңәш ителми.

Курс башланыр алдыннан дерматолог яки косметолог белән киңәшләшергә кирәк. Шуны истә тоту мөһим: матурлык сәламәтлеккә зыян китерергә тиеш түгел.

Үзегезне саклагыз һәм матур булыгыз — сәламәтлегегезгә зыян китермәгез!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органыны

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев