Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Сыйфатсыз техниканы кире кайтару кагыйдәләре үзгәрде

1 февральдән кулланучыларның хокукларын яклау турындагы канунда техник яктан тиешле булмаган сыйфаттагы катлаулы товарларны кире кайтаруга кагылышлы мөһим үзгәрешләр булды. Бу яңалыклар сатып алучыларга компенсацияләрне исәпләү тәртибенә сизелерлек йогынты ясый.

 

Законның төп нигезләмәләре

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән №2300-I Федераль законның 24 нче маддәсенең 4 нче пункты нигезендә, техник яктан катлаулы товарны кире кайтарганда, сатып алучыга дәгъва белдергән вакытка түләнгән сумма белән шул ук товарның хәзерге бәясе арасындагы аерма компенсацияләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге норма соңгы елларда шактый үзгәрешләр кичерде. Элек сатып алучы шул ук яңа товарның тулы бәясен таләп итә ала иде. Хәзер исә кире кайтарыла торган товарның бәясе аның тузу дәрәҗәсен, куллану вакытын һәм чыгарылыш елын исәпкә алып билгеләнә. Димәк, алыштырыла торган товар бәясе башлангыч сатып алу суммасыннан түбәнрәк булырга мөмкин.

Шул ук вакытта сатучы, сатып алу-килешү төзегәндә, кулланучыны товарның сыйфатлары яки үзенчәлекләре турында аңлы рәвештә ялгыштырган очраклар искәрмә булып тора. Мондый хәлләрдә элекке тәртип кулланыла: сатып алучыга охшаш яңа товарның тулы бәясе кире кайтарыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев