Иртәгә яшенле яңгыр көтелә
10 июль көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булачак.
Бу хакта "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" хәбәр итә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы районнарында (Алабуга, Менделеевск, Агерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы)
алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә явым-төшемнәр юк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 13 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәергә мөмкин 15-20 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +15..+18˚.
Көндез максималь температура +29..+32˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев