Татарстанда буран һәм -17 градуска кадәр салкын булуы фаразлана
Татарстанда 9 февральдә аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көндез бераз кар явуы ихтимал. Кайбер районнарда буран булыр дип көтелә.
Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 13 м/с ка җитә.
Температура -7 дән -12 градуска кадәр, ә төньякта һәм көнбатышта -17 градуска кадәр булачак.
Юлларда бозлавык көтелә, ә кайбер урыннарда кар көртләре барлыкка килә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-buran-ham-17-graduska-kadar-salkyn-buluy-farazlana-5918796
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев