Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Актаныш районы җитәкчелеге Зөбәер авылында яшәүче Фәния Габидинованы юбилее белән котлады

Актаныш районы җитәкчелеге Зөбәер авылында яшәүче Фәния Габидинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Габидинова Фәния Әһлетдин кызы 1934 елда Минзәлә районы Бикбау авылында туа. 1958 елда Зөбәер авылына килен булып төшә. Хуҗалыкта терлекчелектә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Озын гомерле авыл хезмәтчәненең сөйкемле һәм күркәм йөзе еллар агышына буйсынмаган әле. Ул бүген дә ил һәм район вакыйгаларыннан хәбәрдар булып, һәр яңа көнгә шатланып яши, шөкер кыла һәм фикерләре белән уртаклаша. Мөгаен, озын гомерле булуның сере дә нәкъ шундадыр. 

Актаныш районы һәм Түке авыл җирлеге җитәкчелеге, ветераннар советы Фәния Габидинованы ихластан котлап бүләкләр тапшырдылар. Фәния апа Россия президенты Владимир Путинның котлау хатына, район башлыгы Ленар Зариповның күчтәнәчләренә олы рәхмәтен белдерде, авылдашларының хөрмәтләренә дә нык сөенде озын гомер иясе.

Без дә Фәния Габидинованы чын күңелдән 90 яше белән котлыйбыз. 
Йөзегезгә җыерчыклар ятып, чәчегезгә ак бәс керсә дә, берүк уфтана күрмәгез, гомерегезнең иң матур чагы әле. Бәхетле гомер көзе һәркемгә дә тәтеми ул. Алга таба да сәламәтлегең нык, гомерең озын булсын, якыннарың кайгыртуында озын-озак яшәргә язсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев