Актаныш

Актаныш районы

16+
Яшәеш

Актанышта туган якны өйрәнүчеләр фикер алыша

Бүген Актанышта Татарстан һәм Башкортостан республикаларында туган якны өйрәнүчеләрнең төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уза.

Конференцияне гамәлгә куючылар- ТР Фәннәр академиясе, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Актаныш муниципаль районы, Актанышның беренче санлы мәктәбе.

Конференцияне Актаныш район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова ачып җибәрде, катнашучыларга уңышлар теләде.

Конференциянең темасы: Көнчыгыш Кама аръягында туган якны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре һәм мәктәптә туган як тарихын өйрәнүне үстерү. Чара Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Утырыш эшенә модераторлык итүче  Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов, 1 нче санлы Актаныш мәктәбе директоры Альберт Мансуров, Кушнареко районы татарлары конгрессы идарәсе рәисе, «Ак Идел җире» төбәкне өйрәнүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Илфир Котдусов та котлау сәламнәрен җиткерделәр.

Конференция эшендә Муса Гәрәев, Даян Мурзин кебек татар халкының горурлыгы булган хәрбиләр, татарча нәшер ителгән фронт газеталары, тарихи шәхесләр турында һәм башка темаларга чыгышлар тыңлана һәм фикер алышу булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев