Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урындагы мөслимәләр берлеге Мәсәдедә булган: Мәүлид кичәсе ничек үткән?

Районыбызның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлнара Рәхманова яза.

26нчы сентябрь Мәсәде авылында узган Мәүлид кичәсен һәр мөслимә көтеп алып, аңа зур әзерлек белән килгәннәр иде. Кичәне Зифа Гыймазова алып барды. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 3нче курс шәкерте Икболай кичәне Коръән Кәримне уку белән башлап җибәрде. 

Зифа апа Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) тормыш юлын хәтердә яңартты. Инсия апа «Пәйгамбәребез сыйфатлары» темасына чыгыш ясап, аларны үзебез өстендә булдырыга тырышыйк, дип үгет-нәсыйхат бирде. 

Шулай ук кичә барышында Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) хәдисләре укылды, Пәйгамбәребез сөннәтен үтәп яшәүгә басым ясалды. Сөйләшү күркәм чәй мәҗлесе артында салаватлар әйтү, мөнәҗәтләр уку белән үрелеп барды. Киләсе елларга да шундый очрашулар насып булсын дип, изге теләкләр теләп, дога кылып таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев