Актаныш районы медицина хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыйды
Актаныш районының Балалар иҗат үзәге базасында эшләүче «Актаныш хәрәкәте» волонтёрлар төркеме Актаныш үзәк район хастаханәсе коллективыннан гуманитар ярдәм кабул итеп алды.
Районның медицина хезмәткәрләре — якынча 400 кеше — махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен 25 тартма кирәк-ярак җыйган. Акциягә шулай ук районда эшләүче 55 фельдшер-акушерлык пункты фельдшерлары һәм аларның ярдәмчеләре дә кушылган.
Гуманитар ярдәм составына озак саклана торган азык-төлек продуктлары, консервалар, газ баллоннары, эчке кием-салым һәм беренче чиратта кирәкле башка әйберләр кертелгән. Ярдәм сугышчыларның чын ихтыяҗларын исәпкә алып тупланган.
«Актаныш хәрәкәте» волонтёрлар төркеме җитәкчесе Илина Арсланова гуманитар ярдәм җыю эшендә катнашкан барлык якташларга рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге изге эшкә авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре һәм битараф булмаган район халкы актив кушыла. Кемдер акчалата ярдәм күрсәтә, кемдер азык-төлек китерә, ә пенсионерлар, мәктәп укучылары һәм техникум студентлары маскировка челтәрләре үрә.
Актаныш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев тә хезмәттәшләренә битараф булмаулары һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Җыелган гуманитар ярдәм якын арада махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга юлланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев