Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Актаныш районында СВОда катнашучыларга ярдәм итүче иң актив волонтёрлар бүләкләнде

Актаныш районында 2025 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү буенча волонтёрлык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Ел дәвамында армия хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәткән, гуманитар ярдәм җыюда һәм озатуда, хәйрия чаралары һәм концертлар оештыруда актив катнашкан иң фидакарь иреклеләр Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Актив гражданлык позициясе һәм волонтёрлык хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен түбәндәге кешеләр бүләкләнде:
— «Актаныш хәрәкәте» волонтёрлык берләшмәсе җитәкчесе Елена Арсланова;
— Яңа Әлем авылында маскировка челтәрләре үрү эшен оештыручы Гөлчәчәк Фәсикова;
— Зөбәер авылыннан волонтёр Нурдида Хазипова;
— Актаныш авылыннан волонтёр Айрат Нургалиев;
— «Яшь гвардия» хәрәкәте вәкиле Айдар Нуртдинов;
— «Без бергә» хәйрия концертлары төркеме артистлары — Сирина Юнысова, Айгөл Мирзанурова, Рөстәм Мусин.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бүләкләнүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Волонтёрларның ярдәме махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга зур терәк, ә эшчәнлекләре — чын патриотизм үрнәге.

Бүгенге көндә Актаныш районында волонтёрлык хәрәкәте актив үсеш ала, төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен бер максат тирәсендә — Ватанны саклаучыларга ярдәм итү һәм аларны яклау юнәлешендә берләштерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев