Актаныш технология техникумында хәйрия ярминкәсе узды
Бүген Актаныш технология техникумында хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәне укучылар, студентлар көтеп алды. Сәүдә бәйрәме Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга һәм бер студентның онкология белән авыручы әнисенә ярдәм йөзеннән оештырылды.
Быел технология техникумы 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Техникумда бөтен чаралар да әлеге истәлекле датага багышлана. Авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар әзерләүче уку йортын тәмамлаучылар тормышларын авыл хуҗалыгына багышлыйлар. Монысы районыбыз өчен зур горурлык.
Хәйрия ярминкәсе беренче тапкыр оешытырылса да студенлар анда бик теләп катнаша. Тәмледән-тәмле татар халык ашлары- чәкчәк, гөбәдия, балан пирогы, кабартмалар янәшәсендә тозланган, маринадланган яшелчәләр- кәбестә, кыяр, помидорлар көзнең байлыгын күрсәтеп тора.
Җиләк-җимеш кайнатмалары, как-пастилаларны студентлар өйләрендә әниләре белән ясаганнар. Шунысы мөһим, өстәлдәге нигъмәтләрне сатып алучылар- нигездә, укытучылар иде, районыбыз кешеләре дә шактый гына килделәр.
Булачак техник-механикларның 024 Р төркеменнән Нияз Галиев салат алып килгән. Үзенең генә түгел төркемдәшләренең дә ярминкәгә сатарга әзерләгән ризыкларын башкпларга дустанә мөнәсәбәтләрдә тәкъдим итә белә. Дусты Ислам Гыйльметдинов йомырка һәм кайнатма китергән. Егетләрнең иң беренче саткан товарлары- өйдә әзерләнгән эремчек һәм авыл йомыркасы булды.
Безнең техникумда махсус хәрби операциягә багышланган чаралар бик күп уза. Бүгенге ярминкәдән кергән акчаларның бер өлеше үзебезнең техникумда укып яу кырында илебез киләчәге өчен көрәшүче солдатларга ярдәм йөзеннән оештырылды. Шуңа да группадашларым тырышып әзерләнделәр, – ди Нияз.
025 Р- автомеханиклар әзерләүчеләр төркеме студентлары көзнең үзенчәлекле ризыгын – опята гөмбәсен маринадлап алып килгәннәр. Ярты литрлы банкаларны шунда ук сатып җибәргәнәр. Бәясе дә бик очсыз иде, 200 сум гына.
Ярминкәдә тәкъдим иткән әйберләрнең барысын да тизрәк сатып бетереп, акчасына СВОдагы абыйларга ярдәм җибәрәсебез килде. Бөтен теләк- кешеләр әйберләребезне алсын иде, -ди егетләр.
134 А авыл хуҗалыгы сәнәгате мастерлары әзерәүче төркемнең кураторы Алия Нуруллина да студентлары янәшәсендә басып тора, аларга сату эшендә ярдәм итә:
Минем группада 19 егет, алар 2 нче курста укыйлар. Әниләре белән бергәләп, ярминкәгә ныклап әзерләнгәннәр. Кайнатмалар, каклар, яшелчә салатлары алып килделәр. Пешкән ризыклар да бар. Актив катнашулары өчен зур рәхмәт!
Тулай торак тәрбиячесе Суфия Хәбибуллина медовый- баллы торт сатып алган.
Әниләребез, студентларыбыз бик оста икән, аларның пешергән әйберләреннән дә авыз итәсебез килде. Безнең студентларыбыз үзәре дә аш-суга бик оста. Элек Көзге балларга да шулай бик тәмле итеп пешереп алып килә иделәр, бәйрәмнәр һәрвакыт гөрләп үтте. Хәзер дә сынатмый укучыларыбыз. Максатыбыз изге булганга, студентлар ярминкәгә актив катнашты. Әле тулай торакта яшәүче студентлар белән балалар иҗат үзәгенә укудан соң маскировка челтәрләре үрергә барабыз. Беркем дә бу эштән калмады. Һәркем үзеннән җиңүгә өлеш кертергә тели, – ди Суфия Мирзанур кызы.
Ярминкәдән кергән акчалар ике төрле юнәлештәге хәйрия максатын күздә тота. Берсе техникумда укучы студентның онкология белән авыручы әнисенә, икенче өлеше махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм алу өчен «Без бергә» хәйрия фондына тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев