Теләкәй мәктәбе данын яклап: Гөлназ һәм Кира Хәсәновалар бәйгедә үз сәләтләрен күрсәтте
Бергәләп сөеник

Теләкәй мәктәбе данын яклап: Гөлназ һәм Кира Хәсәновалар бәйгедә үз сәләтләрен күрсәтте

«Якын һәм яратканнар — талантлар йолдызлыгы» муниципаль гаилә конкурсында Теләкәй авылы мәктәбе исеменнән Гөлназ Хәсәнова һәм аның бишенче сыйныфта укучы кызы Кира катнашты. Ана белән кыз бәйгегә берьюлы ике юнәлеш — кул эшләре күргәзмәсе һәм җыр номинациясе буенча әзерләнеп килгәннәр.

Бакчага ясалган эштән башланган мавыгу

Конкурс күргәзмәсенә Гөлназ Хәсәнова үзенең үзенчәлекле кул эшләрен — кәгазь торбачыклардан үрелгән эшләнмәләрен тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу шөгыльгә ул очраклы гына кереп киткән: балалар бакчасына кул эше ясап илтергә кирәк булгач, интернеттан төрле идеяләр эзли башлаган һәм әлеге сәнгать төренә тап булган.

 Гөлназ һәм Кира Хәсәновалар бәйгедә үз сәләтләрен күрсәтте

Иң беренче эше итеп ул кечкенә генә бишек үргән. Тора-бара бу шөгыль яраткан мавыгуга әверелгән, әзер эшләнмәләр шулкадәр күп җыелган ки, Гөлназ ханым аларны якыннарына һәм туганнарына бүләк итеп тә бирә.

Сәхнәдәге дулкынлану һәм уртак җыр

Иҗади бәйге өлешендә ана белән кыз тамашачылар хозурына «Әнием гөл, балам бал» дигән җырны тәкъдим иттеләр. Кира кечкенәдән сәхнә тормышы белән таныш — ул төрле бәйгеләрдә, шул исәптән «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә дә актив катнаша. Ә менә әнисе белән бергә сәхнәгә чыгу алар өчен үзенчәлекле сынау булган.

 Гөлназ һәм Кира Хәсәновалар бәйгедә үз сәләтләрен күрсәттеГөлназ Хәсәнова әйтүенчә, сәхнәдә күптән җырлаганы булмаганга күрә, чыгыш алдыннан бераз каушау да сизелгән, чөнки авыл җирендә кызы белән бергәләп даими шөгыльләнү мөмкинлеге юк. Шуңа да карамастан, алар үз чыгышларын лаеклы башкарып чыктылар.

Гаиләләрне берләштерүче бәйгегә теләкләр

Конкурс турында Хәсәновалар гаиләсе сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар комитеты аша белеп алганнар һәм бик теләп катнашырга булганнар. Очрашу ахырында Гөлназ ханым оештыручыларга рәхмәтен белдереп, шундый матур һәм гаиләләрне берләштерә торган бәйгеләрнең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.


Нет комментариев