Балаларны бер-берсе белән чагыштыру дөрес түгел!
Әниләр көнен каршылап

Балаларны бер-берсе белән чагыштыру дөрес түгел!

Ана булу — бер үк вакытта зур бәхет тә, җаваплылык та. Һәр бала дөньяга килгән саен гаиләдә яңа хисләр, яңа шатлыклар туа, ә әни йөрәгендәге мәхәббәт тагы да арта. Гөлгенә Камалова өчен дә әни булуның һәр этабы үзенчәлекле. Бүген ул ике ул — биш яшьлек Муса һәм ике яшьлек Маратның кадерле әнисе. Ике малай үскән өйдә балачакның матур мәшәкатьләре, бер-берсеннән аерылмаслык ике туганның шуклыгы һәм шат авазлары яңгырап тора.

 

Икенче сабыйны көтү — шатлык һәм дулкынлану

Гаиләдә тагын бер бала туачагын белү Гөлгенә өчен сөенечле яңалык булса да, күңелендә бераз борчылу да булган. Беренче улларын яраткан кебек икенче сабыйны да шулкадәр ярата алырмы, олы бала энекәшен ничек кабул итәр — яшь әнине шундый сораулар уйландырган.

– Гаиләбезнең тагын бер бәхет җимешенә тулыланачагын белгәч, бик сөендек. Әлһәмдүлилләһ, бу шатлык белән бергә бераз курку хисе дә булды. Олы улыбызны яраткан кебек икенче баланы да яратып була микән, абыйсы аны ничек кабул итәр икән дип борчылдык. Әмма куркуларыбыз юкка булган. Аллаһка шөкер, барысы да күңелдәгечә килеп чыкты, – ди Гөлгенә.

Әни булу белән бергә борчылулар да үзгәрә

шатлык һәм дулкынлануБеренче тапкыр әни булганда һәр адымны саклык белән ясыйсың, һәр вак-төяккә игътибар итәсең. Сабыйның тамагы тукмы, өшемиме, аны дөрес тотаммы дигән сораулар яшь әнинең күңелендә еш туа. Балалар үскән саен борчылуларның да эчтәлеге үзгәрә икән.

– Беренче тапкыр әни булганда кичергән курку хисе бөтенләй бетте дип әйтә алмыйм. Башта «Баланы дөрес тотам микән, тамагы тук микән, өшеми микән?» дигән сораулар борчыса, хәзер аларны «Егетләрне дөрес тәрбиялибезме, аларга тиешле үрнәк күрсәтәбезме, киләчәгебез нинди булыр?» дигән уйлар алыштырды.

Аллаһы Тәгалә яхшыга өмет итегез, дигән. Шуңа күрә барысы да яхшы булыр дигән өмет белән, һәр көнебезгә шөкер итеп яшим, – ди әңгәмәдәшем.

Гөлгенә фикеренчә, һәр бала белән ана булу бәхете яңадан ачыла гына түгел, ә яңа хисләр белән баеп, тагын да тирәнәя. Һәр сабыйга булган мәхәббәткә аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп туган аерым бер сөенеч тә өстәлә.

«Энекәшем, Марат апаем!»

Кече улларын гаиләдә бик сөенеп каршы алганнар. Биш яшьлек Муса өчен энекәшле булу аеруча зур вакыйгага әйләнгән. Ул аны яратып «энекәшем», «Марат апаем» дип йөртә. Ә кечкенә Марат исә абыйсына «Муса абый» дип эндәшә.

Балалар арасында яшь аермасы өч ел өч ай. Әлбәттә, ике кечкенә малайның үзара мөнәсәбәтләре әле формалашу чорында. Бер мизгелдә абыйсы энекәшенә булышырга, аның белән уйнарга әзер булса, икенче мизгелдә үз мәйданын сакларга, ялгыз калырга да тели.

– Ярдәмнең дә төрлесе була: «Кил, булышам, ясап бирәм, мә, уйна» дигәне дә, «Кит, комачаулама» дигәне дә янәшә йөри әле. Бу яшьтә табигый хәлдер дип уйлыйм. Иң мөһиме — үскән саен бер-берсен кайгыртып, яратып, ярдәмләшеп яшәсеннәр, – ди әниләре.

Һәр бала — үзенчәлекле шәхес

Гөлгенә балаларны бер-берсе белән чагыштыруны дөрес дип санамый. Аның фикеренчә, һәр сабыйның үз холкы, үз дөньясы, үз мөмкинлекләре бар. Әти-әнинең бурычы — һәр баланың уңай сыйфатларын күреп, аларны үстерергә ярдәм итү.

Балаларның яхшы эш-гамәлләрен күреп хуплау, уңышларына сөенү, кечкенә генә казанышларын да игътибарсыз калдырмау аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияли.

шатлык һәм дулкынлануИке балага игътибар бүлү мәсьәләсенә килгәндә, әңгәмәдәшем моны әлегә зур кыенлык дип санамый. Балалар кечкенә чакта алар белән бергә булу, кызыксындырган сорауларына җавап бирү, үзләренә зур булып күренгән проблемаларны бергәләп хәл итү мөһим.

– Балаларга тиешле вакытны гаджетларга бүләк итмәскә тырышабыз. Алар белән сөйләшергә, сорауларына җавап бирергә, борчуларын уртаклашырга кирәк. Психологлар көн дәвамында һәр бала белән аерым аралашу вакыты булырга тиеш дип киңәш итә. Бу кагыйдәне һәрвакыт тулысынча үтибез дип әйтә алмыйм, бу юнәлештә әле эшлисе эшләребез бар, – ди Гөлгенә.

Тәрбиянең нигезе — яхшы үрнәк һәм тырышлык

Гөлгенә балаларга кечкенәдән үк хезмәт сөючәнлек, сабырлык, максатчанлык һәм авырлыклар алдында югалып калмау сыйфатларын тәрбияләргә тырыша. Гаиләдә «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкальне еш искә алалар.

– Тормышта төрле кыенлыклар очрарга мөмкин. Аларга төртелеп, кәеф төшереп утырганчы, тыныч кына проблеманы хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Балаларга да шуны аңлатырга тырышабыз. Кайчак урау юллар табарга, сабыр булырга, башлаган эшне ахырына җиткерергә туры килә, – ди әңгәмәдәшем.

Уллары өчен әти кеше дә зур үрнәк. Гөлгенә фикеренчә, ике бала әтисе булу да, ике бала әнисе булу кебек үк, зур җаваплылык сорый. Әтиләре улларына үзенең эш-гамәлләре белән үрнәк күрсәтә, алар да кечкенәдән ир-ат хезмәтен күреп, кул арасына кереп үсәләр.

«Балалар бик тиз үсә...»

Әни буларак еллар дәвамында туплаган иң зур тәҗрибәсен Гөлгенә бер гади, ләкин тирән мәгънәле фикер белән аңлата: балалар белән бергә булган һәр көннең кадерен белергә кирәк. Аларның үсүен, дөньяны танып белүен, беренче уңышларын күрү — әти-әни өчен кабатланмас бәхет.

Кечкенә чагымда үзем дә бик үпкәчел идем. Олы улымда да бу сыйфат күптән түгел генә күренә башлады. Бәлки, яшь үзенчәлегедер, шуңа күрә шулай үпкәләүгә биреләдер — төгәл белмим. Һәрхәлдә, бу гадәтен үзгәртергә тырышам, чөнки үпкәләүнең зыяны, иң беренче чиратта, үпкәләгән кешенең үзенә төшә. Күңелгә тигән, борчыган нәрсәне эчтә саклап йөргәнче, аны ачыктан-ачык әйтеп, сөйләшеп, проблеманы бергәләп хәл итү күпкә дөресрәк дип саныйм, — ди Гөлгенә.

Үзе дә әни булгач, Гөлгенәнең үз әнисенә булган хөрмәте һәм рәхмәт хисләре тагын да арткан.

– Үзем әни булгач, әниемне бөтенләй башкача аңлый башладым. Бала чагымда миңа күрсәткән сабырлыгы, мәхәббәте, кайгыртуы өчен рәхмәтләрем чиксез. Хәзер аның никадәр зур хезмәт башкарганын үзем әни булгач кына тирәнрәк аңлыйм, – ди ул.

шатлык һәм дулкынлануГөлгенә барлык әниләргә дә ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм миһербанлы балалар теләвен белдерә. Ә үзенең кадерле улларына исә йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен җиткерә:

– Кадерле улларым! Аллаһ сезгә сау-сәламәт, иманлы, бәхетле һәм тыныч тормыш насыйп итсен! Дус-тату булыгыз, олыны — олы, кечене кече итегез. Үзегез башкаларны хөрмәт итсәгез, Аллаһы Тәгалә дә үзегезне хөрмәт итәр. Барасы юлларыгызда яхшы кешеләр генә очрасын, башлаган һәр эшегез уңышлы булсын! Әәмин!

Камалова Гөлгенә өчен ана булу — балаларны үстерү генә түгел, ә алар белән бергә үсү, һәр көн яңадан өйрәнү, тормышның гади мизгелләреннән бәхет табу да. Ике улның бер-берсенә терәк булып, тату, иманлы, игелекле кешеләр булып үсүе — бүген әниләренең иң зур теләге.

 


Нет комментариев