Тату гаиләләр- бер мәйданда!
Безнең мәгариф

Тату гаиләләр- бер мәйданда!

Актанышта районкүләм ата-аналар комитеты башлангычы белән быел беренче тапкыр «Якын һәм яратканнар — талантлар йолдызлыгы» муниципаль гаилә конкурсы узамуниципаль конкурсы уза. Чара «Яшьлек» яшьләр үзәгендә оештырылды һәм гаиләләрне тагын да берләштерүне, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуны максат итеп куйды.

Гаилә бердәмлеге һәм күңелдә калган мизгелләр

Конкурсны оештыручы, Актаныш районы ата-аналар комитеты рәисе Рәмилә Минһаҗева билгеләп үткәнчә, әлеге бәйге гаиләләргә бер-берсеннән үрнәк алып, тату һәм матур итеп яшәргә этәргеч бирү өчен уйлап табылган.

Тату гаиләләр- бер мәйданда!Балалар өчен әти-әниләре белән бергә сәхнәгә чыгу, төрле бәйгеләрдә катнашу — гомер буе саклана торган матур истәлек. Кемнеңдер хәтерендә әтисе белән бергә җырлаган мизгелләр, кемнеңдер күңелендә әнисе белән бергә биегән чаклар җылы хатирә булып уелып кала.

28 гаилә һәм төрле номинацияләр

Тату гаиләләр- бер мәйданда!Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узучы бәйгедә 28 гаилә катнаша. Катнашучылар бәйгегә бик җитди һәм иҗади әзерләнгәннәр, кул эшләре күргәзмәсенә дә зур тырышлык белән килгәннәр. Конкурс «Җыр», «Бию», «Театр», «Кул эшләре» номинацияләре буенча уза. Катнашучылар үзләренең мөмкинлекләренә һәм теләкләренә карап төрле юнәлешләрне сайлаган. Кайбер гаиләләр берничә номинациядә берьюлы көч сынаша: мәсәлән, кул эшләре күргәзмәсендә дә катнаша, җыр яки бию номерын да тәкъдим итә.

Бәйге йомгаклары

Тату гаиләләр- бер мәйданда!Конкурста катнашучыларның чыгышларын һәм иҗат эшләрен махсус жюри әгъзалары бәяли һәм җиңүчеләрне билгели. «Якын һәм яратканнар — талантлар йолдызлыгы» муниципаль бәйгесе районның иҗади, актив һәм тату гаиләләрен бер мәйданга җыеп, уртак кыйммәтләрне тагын бер кат барлау мөмкинлеген бирде.


Нет комментариев